news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Караклар Татарстанда яшәүчеләрнең 160 мең сумнан артык акчасын урлаган

Җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 13 ферваль, “Татар-информ”). Үткән ялларда караклар Татарстанда яшәүче ике кешенең 160 мең сумнан артык акчасын урлаган. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

11 февральдә Бөгелмәдә яшәүче 62 яшьлек хатын-кызга төнлә билгесез зат шалтыраткан һәм аны улы җитди юл һәлакәтенә сәбәпче булуын хәбәр иткән. Шалтыратучы хатын-кызга ярдәм тәкъдим иткән һәм үз хезмәте өчен 100 000 сум акча сораган. Песионер озак уйламый, кирәкле сумманы карак әйткән абонент номерларына күчергән. Соңрак ул үзенең алдануын аңлаган һәм икенче көнне үк полициягә мөрәҗәгать иткән.

Әлеге факт уңаеннан җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре кырыгалдарның абонент номеры Владимир өлкәсендә теркәлгәнен ачыклаган.

12 февральдә икенче җинаять очрагы теркәлгән. Билгесез зат Яшел Үзәндә яшәүчегә 38 яшьлек кешегә шалтыраткан. Ул сайтта урнаштырыган игълан буенча телефакс сатып алу өчен банк картасына 61 000 сум акча күчерергә кушкан. Акчаны алуга җинаятьче элемтәгә чыгудан туктаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100