news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Караклар Лениногорск предприятиеләреннән урлаган нефть җиһазларын 12 мең сумга сатканнар

Нефть предприятиеләре урланган җиһазны кире кайтара алмый, чөнки базадагы тимер-томыр шул көнне үк заводка җибәрелгән булып чыга.

(Лениногорск, 14 октябрь, "Татар-информ", "Заман сулышы" , Елена Филатова). Лениногорск районында туып үскән 1986 һәм 1987елгы ирләр “ТМС групп” җәмгыяте һәм “Лениногорскнефть” идарәсенә караган нефть җиһазларын урлаганнар. Беренче очракта 80, икенчесендә 55 берәмлек җиһаз урланган, дип яза җирел басма.

«ТН-Охрана» сак хезмәте полиция белән берлектә аларны видеокамера ярдәмендә ачыклый. Төгәлрәк әйткәндә, ике ирнең тимер-томыр кабул итү пункына җиһазлар алып килүе турындага видеоязма саклана.

Алар аны машиналарының багажникларына салып алып киләләр һәм шуның өчен 12 мең сум алалар. Әлеге факт ачыкланганнан соң нефть предприятиеләре урланган җиһазны кире кайтара алмый, чөнки базадагы тимер-томыр шул көнне үк заводка җибәрелгән булып чыга. Шулай итеп, бурлар өчләтә зыян салалар: беренчедән, нефть һәм сервис предприятиесе зыян күрә, икенчедән, нефть табуны югалту аркасында зыян салына, өченчедән бу югалту нефть төбәгендә яшәүче халыкка да тәэсир итә. Нефть табудан алынган акчаның шактый өлеше төбәкне үстерү өчен тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100