news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Караклар җиңел генә 700 мең сум акча "эшләгән"

Караклар җиңел генә 700 мең сум акча "эшләгән"

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Александр Казанцев). Казанда Яшел Үзәннән 56 яшьлек ир-атның машинасын талап, 700 мең сум акчасын урлаганнар.

ТР Эчке эшләр министрлыгыннан "Татар-информ" агентлыгына хәбәр итүләренчә, ир-ат акчасының кайда урланганын төгәл әйтә алмый. Акчаның юкка чыгуын, ул Казанның Киров районында Краснококшайская һәм Забайкальская урамнары тыкрыгында туктагач кына белгән. Акча аның "Ауди" машинасы багажнигыннан урланган ике сумкада булган. Хәзер зыян күрүче милиция хезмәткәрләренә күрсәтмә бирә, җинаятьчеләрне эзләү бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100