news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Караклар авыл почта бүлеген басканнар

Товарларны урлап чыкканнар

 (Казан, 4 март , “Татар-информ”). Әлки районы  Кошки авылында караклар төнлә ишектәге йозакны ватып, почта бүлеге бинасына кергәннәр һәм сатуга куелган товарларны урлап чыкканнар.

Полиция хезмәткәрләре әлеге җинаятьне кайнар эздән ачыклый алмаган. Тикшерү-эзләү эшләре дәвам итә, дип яза “Әлки хәбәрләре” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot