news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Карак сыра шешәсе буенча ачыкланган

Кибеттән балдак урланган булган

 (Казан, 19 февраль, “Татар-информ”). Зәй эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре "кайнар эзләр"дән “Топаз” зәркән кибетеннән балдак урлаучыны ачыклаган. Аның эзенә төшү каракның сыра шешәсе тотып йөрүе буенча мөмкин булган. Оператив хезмәткәрләр әлеге сыра шешәсендәге бармак эзләре буенча аның элек хөкем ителгән Зәй кешесе булуын ачыклаган. Хәзер шушы эш буенча тикшерү бара, дип хәбәр итә “Зәй офыклары” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot