news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Карак исемен күтәрер өчен, ун тавык урларга кирәкме, берне дә җитәме - Роберт Миңнуллин

Шагыйрь фикеренчә, иҗади караклык үзешчәнлектән килеп чыга, һәм шигырьнең берничә генә юлын да үзләштерү караклык, дип саналырга тиеш.

(Казан, 1 август, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Хәзерге эстрада өчен җыр язучылар арасында профессиональ шагыйрьләр юк диярлек, бу исә иҗади караклыкка китерә. Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин “Татар-информ” агентлыгына интервьюсында шул хакта белдерде.

Шагыйрь әйтүенчә, җыр текстларының авторлары танылган шагыйрьләрнең шигырьләренең нигезен тәшкил итеп торган берничә юлны – Роберт Миңнуллин сүзләре белән әйткәндә, шигырьнең “төшен” үзләштерәләр һәм аны үзләренеке итеп тәкъдим итәләр. Ул берничә мисал да китерде.

“Мин туган йортның капкасын кайгы җиле килеп какмасын” дигән бер җыр яңгырый. Минем “Килен төшә” дигән җырым бар. Рөстәм Яхин белән моннан кырык ел элек язылган, иң популяр җырларның берсе. Туйларда да, мәҗлесләрдә дә башкарыла, гомумән, халык җырына әйләнгән инде ул. Анда минем “килен төшкән өйнең капкасын кайгы җиле килеп какмасын” дигән сүзләр бар. Бу юллар ошаганмы? Ошаган. Күчереп алынганмы - күчереп алынган”, - диде Роберт Миңнуллин.

Шагыйрь бу хакта берничә тапкыр сүз кузгатуын һәм үзенә каршы дәгъва булуын әйтте. Аңа: “Бер-ике юлны урлаган өчен генә судлашып булмый”, - дип язганнар. “Күршеңнең ун тавыгы бар, аның берсен урласаң - әйбәтме, түгелме? Карак дигән исемне күтәрер өчен, унысын да урларга кирәкме? Яисә синең кесәңдәге йөз сум акчаның унысын урлау бурлыкка керәме, әллә моның өчен йөзен дә урларга кирәкме?” – ди Роберт Миңнуллин.

“Каян килеп чыга мондый әйбер? Үзешчәнлектән килеп чыга. Профессиональ шагыйрьләр бервакытта да бер-берсенең иҗатыннан юллар алмыйлар, андый мисаллар бик сирәк, очраклы рәвештә генә килеп чыгарга мөмкин”, - дип саный шагыйрь.
Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин белән интервьюның тулы вариантын, шул исәптән, башка иҗади “караклык” очраклары турында "Интертат" электрон газетасында укырга мөмкин.

  • Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районы Нәҗәде авылында туган. Казан дәүләт университетын тәмамлый. Илеш район газетасында, “Яшь ленинчы”, “Казан утлары” басмаларында эшли. 1990-2005 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, комитет җитәкчесе, рәис урынбасары. Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе, М.Җәлил, А.Алиш исемендәге әдәби премияләр, Андерсен исемендәге халыкара премиянең мактаулы Дипломы иясе, 34 китап авторы. Татарстанның халык шагыйре, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100