news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Караидел районы башлыгы махсус операция зонасына барган: Егетләргә җиңел түгел

Гуманитар ярдәм белән бергә солдатларга «УАЗ» машинасы да илткәннәр.

Караидел районы башлыгы махсус операция зонасына барган: Егетләргә җиңел түгел
Караидел районы башлыгының телеграм каналыннан

Башкортстанның Караидел районы башлыгы Айдар Шәйдуллин һәм аның урынбасары хәрби операция зонасына якташлардан гуманитар ярдәм илткәннәр. Караиделдән солдатларга җылы киемнәр, дарулар, азык-төлек, балалар язган хатлар һәм якыннарына посылкалар җибәргәннәр. Бу хакта Шәйдуллинның телеграмм каналына сылтама белән «Караидель» сайты хәбәр итә.

Караидел район башлыгы Айдар Шәйдуллин телеграмм каналында шул хакта язган.

«Егетләргә анда җиңел түгел, ләкин сер бирмиләр. Бар да түзәрлек, ләкин өйгә, гаилә янына кайтасы килә, диләр. Андагы тормышлары турында сөйләштек. Азык-төлек һәм иң кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгәннәр. Без алып килгән «УАЗ» машинасына бик сөенделәр. Иң мөһиме, озак хезмәт итсен. Туган як җылысының бер өлешен алу якташларыбыз өчен бик зур шатлык булды. Рәхмәт сүзләре һәм бәхетле елмаюлары — шуңа дәлил», – дип яза ул.

Айдар Шәйдуллин очрашу бик җылы узуын әйтә. «Хезмәтләре, бурычларына тугры калулары өчен рәхмәт әйттек. Егетләр – чын каһарманнар, ил өчен гади булмаган бу вакытта алар кыюлык һәм батырлык күрсәтә. Аларга җиңел булмаган бу этапны яралану һәм югалтуларсыз кичүләрен, өйләренә исән-сау әйләнеп кайтуларын теләдем», – дип яза район башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100