news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Караганда татарлары Муса Җәлил истәлегенә концерт программасы әзерләгән

Герой шагыйрь хөрмәтенә Казахстанда ел саен мәдәни чаралар үткәрелә.

(Казан, 16 апрель, "Татар-информ"). Караганда Халыклар дуслыгы йортында герой шагыйрь Муса Җәлил  (1906-1944) истәлегенә концерт булачак. Бу хакта Караганда өлкәсе "Ихлас" татар-башкорт берләшмәсе хәбәр итә. 
 
Мәдәни чара 22 апрель көненә билгеләнгән. Анда Муса Җәлилнең шигырьләре яңгыраячак, тормыш юлы, иҗаты хакында мәгълүмат биреләчәк. 
 
Билгеле булганча, Карагандада яшәүче татарлар Муса Җәлилне ел саен искә алып, аның хөрмәтенә әдәби-музыкаль кичәләр әзерли. Шундый кичәләрнең берсе быел февраль аенда - шагыйрьнең туган көне уңаеннан да үткәрелгән иде. 
 
Казахстанның Актүбә шәһәрендә исә узган шимбәдә Рәүф Кутуев (1925-1944), Гайнан Кормаш (1919-1944) һәм  Муса Җәлилнең әниләрен искә алу кичәсе узды.  

news_right_1
news_right_2
news_bot