news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Караганда шәһәрендә Айгиз Баймөхәммәтов повесте буенча спектакль куялар

Спектакльне кую өчен Казахстанга башкорт режиссеры, Ш. Бабич исемендәге дәүләт яшьләр премиясе лауреаты Илсур Казакбаев махсус чакырылган.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). 1 һәм 2 февральдә Казахстанда К.С.Станиславский исемендәге Караганда дәүләт рус драма театрында башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтовның «Калдырма, әни!» повесте буенча (Әнгизә Ишбулдина инсценировкасы) «Хыялны каршылап» спектакленең премьерасы була. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Спектакльне кую өчен Казахстанга башкорт режиссеры, Ш. Бабич исемендәге дәүләт яшьләр премиясе лауреаты Илсур Казакбаев махсус чакырылган.

Бу инде балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең авыр тормышы турында «Хыялны каршылап» спектакленең өченче куелышы булачак. Аның беренчесе Уфада М. Гафури исемендәге Башкорт драма театрында узган, икенчесе Бурят драма театрында Улан-Удэда куелган.

news_right_1
news_right_2
news_bot