Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Карадениз: "Йолдызлы сәгатем Рубин командасында башланды"
“Рубин” командасының футболчысы Милли музей фондына үзенең футболкасын бүләк итте.
(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Татарстан Республикасының Милли музеенда “Татарстан – спорт башкаласы” дип исемләнгән спорт күргәзмәсе кысаларында футбол буенча Дөнья Чемпионаты алдыннан Казанның "Рубин" футбол клубы уенчысы Гекдениз Карадениз белән очрашу булып узды. Чарада “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе дә катнашты.
Казанның “Рубин” футбол командасы бу көннәрдә үзенең 60 еллыгын билгеләп үтә. Милли музейда оештырылган күргәзмәдә Татарстанның элекке чорлардагы спорт казанышларыннан кала, Татарстан спорт клублары һәм спортчылары соңгы елларда яулаган билгеле спорт трофейлары, “Рубин” футбол клубының төп казанышлары, шулай ук Гекдениз Караденизның шәхси әйберләре тәкъдим ителгән иде.
Тамашачыларга “Рубин”ның 60 еллык юлы” дип аталган видеоролик күрсәтелде. Моннан соң футбол уенчысы Милли музейга үзенең 61 тамгалы футболкасын бүләк итте: “Милли музейга футболкамны бүләк итеп калдыруыма шатмын, бу бит тарихка кереп калачак”, - диде Гекдениз Карадениз.
“Татар-информ” хәбәрчесе “Рубин” уен командасының ярымсакчысы Гекдениз Карадениз һәм чараның оештыручысы белән әңгәмә корып алды:
“Татарстанда үткән һәр көнем миңа мөһим булды, Казанда яшәвем белән бәхетлемен. “Рубин” командасында уйнаганыма да ун ел үтеп киткән, бу минем өчен зур этап булып тора. Әлбәттә, минем йолдызлы сәгатем “Рубин” командасында башланды, мин шушы ун елда, футболист буларак, үземне тиешле дәрәҗәдә күрсәтә алдым дип уйлыйм. Уйнаган вакытымда минем терәк-таянычым әти-әнием, гаиләм, дусларым, җанатарларым булды, алар минем өчен чын-чынлап җан атты. “Рубин”ның хәзерге вакытта булган нәтиҗәләре минем шәхси уңышларым гына түгел, бу бербөтен команданың уңышы”, - дип сөйләде Гёкдениз Карадениз.
Очрашуның оештыручысы, Милли музейның генераль директор урынбасары Лилия Саттарова сүзләренә караганда, Гекдениз Карадениз Татарстан музее тарихында калачак: “Спорт легендасы Гекдениз Караденизның “Рубин” футбол клубына керткән өлеше күп, команда зур җиңүләргә ирешә алды. Хәзерге заманда карьерасында бары тик ике генә футбол командасында уйнаган футболчы сирәк очрый. Алла боерса, Гекдениз Карадениз киләчәктә төрек-татар спорты өчен әле күп еллар хәзмәт итәр дип уйлыйм. Алга таба да аның зур уңышларга ирешүен телим”, - дип белдерде Лилия Саттарова.
- Гекдениз Карадениз 1980 елда Төркиядә туган. 10 елдан артык Төркиянең "Трабзонспор" футбол клубында чыгыш ясаган. "Рубин"да футболчы 2008 елның мартыннан бирле уйный. Ул – ике тапкыр Россия чемпионы (2008,2009 еллар). “Рубин” командасы составында Гекдениз Карадениз 299 матч уенында уйнаган. Моннан тыш, футболчы 2012 елда Россия Кубогын яулады(2012 ел) һәм ике мәртәбә ил Суперкубогына (2010, 2012 еллар), Россия чемпионатының призеры (2010 ел) исеменә ия булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз