news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Карадениз Төркия Премьер-министры белән Татарстан Президентын "Рубин" уеннарына чакырды

Казан Кремлендә узган очрашуда спортчы Татарстан Президенты һәм Төркия Премьер-министрына үз номеры язылган футболкалар бүләк итте.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). "Рубин" командасы ярымсакчысы Гекдениз Карадениз кичә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырымга футбол клубының үз номеры сугылган футболкаларын бүләк итте.

Ике республиканы да үз күргән футболчы мондый бүләк белән генә чикләнеп калмады. Ул Рөстәм Миңнеханов белән Бинали Йылдырымны команда уеннарын карарга да чакырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot