news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Карадениз «Рубин»нан хезмәт хакы буенча бурычлар өчен процентлар таләп итә

Карьерасын тәмамлаган спортчының дәгъвалар суммасы 85 млн сумга кадәр арткан.

Карадениз «Рубин»нан хезмәт хакы буенча бурычлар өчен процентлар таләп итә
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Казанның «Рубин» командасының элеккеге ярым сакчысы Гекдениз Карадениз клубтан хезмәт хакы буенча бурычларны кайтаруны гына түгел, ә срогы чыккан өчен процент түләүләрен дә таләп итә. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында «Рубин» генераль директоры Рөстәм Сайманов сөйләде.

«Без аннан бурычлардан баш тартуын сорамыйбыз, без аларны һичшиксез түләячәкбез, ә ул, хәерче кеше түгел, әле бурыч буенча процентлар да таләп итә», – дип сөйләде Сайманов.

«Бу әдәпсезлек һәм матур түгел. Казан аның йөрәгендә мәңге була, диде. Ун ел буе бездә уйнады», - дип өстәде Сайманов.

  • Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Карадениз клубтан 2018 елның мартның яртысына, апрель һәм май айларына 64 миллион сум күләмендә бурыч кайтаруны таләп иткәнлеген хәбәр иткән иде. Якынча хисап буенча, аның дәгъвалары 85 млн сумга кадәр арткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100