news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Карадениз» мәчетендә җир тетрәү корбаннарына багышлап җәмәгать белән дога кылыначак

Иртәгә, 8 февральдә, ТР Диния нәзарәте Биектау мөхтәсибәтенең «Карадениз» мәчетендә Сириядә һәм Төркиядә җир тетрәү аркасында һәлак булган һәм зыян күргән дин кардәшләргә багышлап Коръән хәтем кылына башлаячак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Изге Китапны тулысынча укып чыгу РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе тарафыннан Казан ислам университеты каршындагы Усман ибн Аффана исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге белән берлектә оештырыла. Коръән хәтеме тәмамлангач, җәмәгать белән фаҗига корбаннары өчен – Аллаһының рәхмәтен, ә җәрәхәт алучыларга, шифа бирүне сорап, дога кылыначак.

Монда теләгән һәр дин кардәшләрне кушылырга чакырабыз. Чара ястү намазыннан соң (җирле вакыт белән 18:17 сәгатьтә), «Карадениз» мәчетендә башлана. Катнашучылар өчен пылау белән чәй өстәле каралган, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100