news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Карадениз Эрдоганны Казан янында үзе төзеткән мәчетнең рәсми ачылышына көтә

Карадениз Эрдоганны Казан янында үзе төзеткән мәчетнең рәсми ачылышына көтә
Гёкдениз Карадениз
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Рубин-2» командасының баш тренеры һәм «Рубин» составында ике тапкыр Россия чемпионы Гёкдениз Карадениз Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганны Казан янында үзе төзеткән мәчетнең рәсми ачылышында күрергә тели. Бу хакта төрек футболчысы РИА Новости интервьюсында сөйләде.

«Мәчет төзегәнче мин Казанда бик озак футбол уйнадым һәм монда яшәдем. <...> Әлбәттә, мәчет төзелгәннән соң, Казан белән тагын да якынайдым», - диде Карадениз.

«Без, әлбәттә, мәчетне Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган ачуын теләдек, шуңа күрә рәсми ачылыш әле булмады, әмма мәчет инде тәүлек буе эшли», - дип аңлатты ул.

Футболчы сүзләренчә, әлегә Төркия лидеры Россиягә сәфәре вакытында мәчетне рәсми рәвештә ачсын өчен сөйләшүләр алып барыла.

Татарстан Биектау муниципаль районы Калинино авылында Гёкдениз Карадениз иганәсенә мәчет төзелеше 2016 елда башланды. Ул 2020 елның октябрендә ачылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100