news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Карадениз чын йөрәктән уйныймы? Уенчыларның барысы да үз-үзен аямый – Хавьер Грасия

"Рубин" командасы баш тренеры Хавьер Грасия "Краснодар"га каршы уенга үз бәясен бирде.

(Казан, 15 апрель, "Татар-информ", Фәрит Салихов). "Казан Арена" стадионында "Краснодар" командасына оттырганнан соң (0:1), "Рубин"ның баш тренеры Хавьер Грасия матбугат конференциясендә уенга бәя бирде.

"Бүген яхшы командага каршы уйнадык. "Краснодар" икенче таймда исәпне ачканчы тигез уен булды. Көндәшләр туп белән яхшы идарә итсә дә, безнең дә мөмкинлекләр булды. Ләкин гол кертеп булмады – туп капкага "бармады". Голдан соң "Краснодар" исәптән чыгып уйнады. Без мөмкинлекләрне чынга ашыра алмадык. Бик кызганыч җиңелү булды бу. Үз тамашачыларыбыз алдында яхшы нәтиҗәгә ирешәсе килгән иде", – диде Хавьер Грасия.

Команданың баш тренерыннан тактик ялгышлар турында сорашкач, ул гаепле уенчыларны эзләүне максат итеп куймавын да белдерде. Ә "төрек уенчысы Гекдениз Караденизны чын йөрәктән уйный, старт составында башка андый уенчылар күренми", дигән сүзгә Хавьер Грасиянең бераз кәефе дә кырылды кебек.

"Чын йөрәктән уйнауны ничек күзаллыйсыздыр, әмма командада барлык уенчылар да үз-үзен аямый. Футболчыларны бүлергә кирәкми. Карадениз уеннарда катнаша, команданы көчәйтә. Бүген барлык уенчылар да тырышып уйнады", – диде испан тренеры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100