Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Карачай-Черкаста Коръән уку бәйгесендә җиңүчеләргә хаҗга юллама бүләк ителәчәк
Алты яшь категориясендә җиңүчеләргә акчалата бүләк тапшырылачак.
(Казан, 8 ноябрь, “Татар-информ”). 10 ноябрьдә Карачай-Черкаста 8-90 яшьлек дистәләгән кеше "Изге Коръәнне иң яхшы укучы" республика конкурсында катнашачак. Бу турыда "Интерфакс" хәбәр итә.
"Мөселманнар арасында иң яхшы Коръән укыган ике җиңүчегә Карачай-Черкас башлыгы хаҗга юллама бүләк итәчәк", - дип хәбәр итә Карачай-Чиркәс мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле.
Аның сүзләренчә, җиңүчеләрне ике конкурс номинациясендә катнашучыларны, ягъни Коръәнне яттан белүче профессионалларны һәм хафизларны сайлаячаклар.
Бу ике номинациядән тыш, иң яхшы Коръән укучыны алты яшь категориясендә сайлаячаклар. Аларның һәркайсында беренче, икенче һәм өченче урыннар ияләренә акчалата бүләк тапшырылачак.
Бәйгене республика мөселманнарының Диния нәзарәте оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз