news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Карачай-Черкас Җәмигъ мәчетен киләсе елда төзеп бетерәчәкләр

Булачак мәчетнең нигезе 2007 елның ноябрендә салынган, бинаны актив төзү эшләре 2001 елның апрелендә башланган.

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Карачай-Черкас Җәмигъ мәчете бер елдан соң тантаналы рәвештә ачылачак. «Интерфакс» агентлыгы Карачай-Черкас Республикасы башлыгы Рәшид Темрезовка сылтама белән шул хакта хәбәр итә.

«Без бер елдан соң – 2022 елның 1 мартында – Черкесск шәһәрендә республика Җәмигъ мәчетен ачарга ниятлибез», - диде ул республикада яшәүчеләр белән оештырылган туры эфир вакытында.

Булачак мәчетнең нигезе 2007 елның ноябрендә салынган, бинаны актив төзү эшләре 2001 елның апрелендә башланган.

Иман йорты Византия стилендә төзелә, аның һәркайсы 52 метр биеклегендәге дүрт манарасы булачак. Республика Җәмигъ мәчетенең мәйданы 4,2 мең квадрат метр тәшкил итә.

Бина 5 мең кешегә исәпләнгән, ә бәйрәм намазы вакытында (аны мәчет ишегалдында да укыйлар) ул 10 меңнән артык мөселманны сыйдыра алачак, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot