news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Карачай-Черкесиядә беренче Җәмигъ мәчете төзеделәр

Карачай-Черкесиядә республиканың йөз еллыгында беренче Җәмигъ мәчете ачылачак. Ул Төньяк Кавказда ислам диненең иң мәһабәт корылмаларының берсе булачак. «Российская газета» шул турыда яза.

Черкесскида мәчет Византия архитектурасы стилендә төзелгән, ул мөселманча элементлар белән тулыландырылган. Аның 50 метрдан биегрәк дүрт манарасы, 33 гөмбәзе һәм 220 тәрәзәсе бар.

Бина биш меңнән артык кешегә исәпләнгән. Анда ир-атлар һәм хатын-кызларга намаз уку өчен ике зал, җәйге һәм кышкы чорда тәһәрәт алу бүлмәләре бар. Йолалар өчен дә урын каралган. Бина тирәли парк әйләндереп алган, анда фонтан, эскәмияләр урнашкан. 

Яңа ислам комплексы территориясендә урнашкан элеккеге мәчеттә мәдрәсә ачарга карар кылынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100