Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Карачай-Черкесия полиция нарядына атканнар: ике хезмәткәр һәлак булган, берсе яраланган
Карачай-Черкесия Республикасында полиция нарядына һөҗүм ясаганнар: алынган җәрәхәтләрдән ике хезмәткәр урында һәлак булган, өченчесе медицина учреждениесенә озатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Карачай-Черкесия буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, 22 апрельдә билгесез зат полиция нарядына һөҗүм иткән. Фигурант, утлы корал кулланып, полиция хезмәткәрләренә берничә тапкыр аткан, шуннан соң аларның табель коралын һәм хәрби кирәк-яракларын урлаган.
Алынган җәрәхәтләрдән полиция хезмәткәрләренең икесе урында үлгән, өченчесе хастаханәгә озатылган.
Хокук саклау органы хезмәткәренә һөҗүм итү, корал һәм хәрби кирәк-яракларын законсыз йөртү һәм саклау, корал һәм хәрби кирәк-яракларын урлау буенча җинаять эше кузгатылды. Шикләнелүченең кайда булуын ачыклауга һәм кулга алуга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз