news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Карачай-Черкас Республикасы башлыгы Рамзан Кадыровның улын орден белән бүләкләде

Карачай-Черкас Республикасы башлыгы Рамзан Кадыровның улын орден белән бүләкләде

Карачай-Черкас Республикасы башлыгы Рәшид Темрезов Чечня башлыгы Рамзан Кадыровның улын «Карачай-Черкас Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләде. Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында язып чыккан. Темрезов анда Адам Кадыровның республика дәүләт бүләге белән төбәкара һәм милләтара бердәмлекне үстерүгә, ислам кыйммәтләрен ныгытуга керткән шәхси өлеше өчен билгеләп үтелүен искәрткән.

«Чечня Республикасының беренче Президенты Әхмәт-Хаҗи Кадыровның оныгы, минем туганым һәм хезмәттәшем - Чечня башлыгы Рамзан Кадыровның улы туган иленең һәм үз Ватанының чын патриоты дип саныйм», - дип язган төбәк җитәкчесе үзенең телеграм-каналында.

Темрезов ике республика халыклары арасындагы үзара мөнәсәбәтләр халыклар һәм тулаем алганда илләрнең чәчәк атуы хакына Россия Федерациясенең бөтенлеген һәм гражданнар бердәмлеген алга таба ныгытуга хезмәт итәчәгенә ышаныч белдерде.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның Адам Кадыровны «Дуслык» ордены белән бүләкләве хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100