Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Карабаш «диңгезе»н Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы туристлык үзәге итәргә телиләр
Бөгелмә районы хакимияте Карабаш «диңгезе»н киләчәктә Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы туристлык-рекреацион үсеш үзәге буларак карый. Биредә ел әйләнәсе ял итү өчен заманча инфраструктура булдырырга, инвесторлар җәлеп итәргә һәм зур спорт чаралары уздырырга ниятлиләр. Татарстанның Бөгелмә районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Дамир Фәттахов «Татар-информ» агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
«Бөгелмә районының уникаль өстенлеге бар, ул - Карабаш диңгезе. Нефтьчеләрнең ихтыяҗлары өчен ясалган сулыкны халык шулай дип атый. Бу - Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы бердәнбер зур су. Сулыкның озынлыгы тугыз чакрымга якын тәшкил итә, ә иң киң ноктасында киңлеге ике чакрымгаҗитә. Бу - искиткеч матур урын, бөгелмәлеләрнең генә түгел, республиканың көньяк-көнчыгышында яшәүчеләрнең дә яраткан урыны», - дип билгеләп үтте Фәттахов.
Аның сүзләренчә, Татарстан шәһәрләрен үстерү институты һәм Пространстволы планлаштыру институты белән берлектә территориянең мастер-планын әзерләү эшләре төгәлләнеп килә. Документ 38 коммерцияле лот булдыруны һәм ел әйләнәсендә территориядән файдалануның төрле сценарийларын күздә тота.
Проект яр буйларын, ял базаларын, термаль комплексны, тау чаңгысы инфраструктурасын һәм туристлык тармагының башка объектларын үстерүне үз эченә ала. Аерым юнәлешләр буенча потенциаль инвесторлар бар инде.
«Шуңа күрә без Карабаш диңгезен Татарстанның бөтен көньяк-көнчыгышындагы туристик-рекреацион зона буларак карарга дигән инициатива белән чыктык. Бөгелмә, Әлмәт һәм Лениногорск шәһәрләрендә генә түгел, ә республиканың көньяк-көнчыгышында да. Бу агломерациядә 500 меңгә якын кеше яши. 50 чакрым ераклыкта урнашкан Октябрьский шәһәрен дә өстәсәк, бу тагын 150 меңгә якын кеше дигән сүз», - дип искәртте район башлыгы.
Фәттахов билгеләп үткәнчә, территория үсешенә Татарстан Хөкүмәте һәм «Татнефть» компаниясе ярдәм итә. Хәзер төп бурычларның берсе - инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру, Карабаш диңгезен халык һәм туристлар өчен яңа җәлеп итү ноктасына әверелдерү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз