Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Карабаш торак пункты башлыгы бистәләр өчен махсус нормативлар кертүне сорады
«Ни шәһәр, ни район үзәге, ни авыл җирлеге булмыйча, без һәрвакытта да гамәлдәге программаларда тулы куәттә катнаша алмыйбыз», - ди Марат Минхәйдәров.
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бөгелмә районы Карабаш шәһәр тибындагы бистәсе башлыгы Марат Минхәйдәров бистәләр өчен махсус программа кертүне сорады. Бу үтенече белән ул «Корстон» да ТР Муниципаль берәмлекләре советының XIV съездында чыкты.
Марат Минхәйдәров Карабаштан тыш, республикада Васильево, Җәлил, Кама Аланы, Актүбә кебек зур бистәләр булганын искәртте. Шәһәр тибындагы бистәләргә хас уртак мәсьәләләр булганын әйтте.
«Ни шәһәр, ни район үзәге, ни авыл җирлеге булмыйча, без һәрвакытта да гамәлдәге программаларда тулы куәттә катнаша алмыйбыз. Җирлекләрнең масштабларын исәпкә алып, дәүләт программаларын формалаштырганда, безнең бистәләрнең мәнфәгатьләрен аерым нормативлар буенча исәпкә алып булмасмы икән?» — дип мөрәҗәгать итте ул Рөстәм Миңнехановка.
Аның сүзләренчә, башка җирлекләр белән бертөрле бүленеп бирелә торган акча инфраструктураны тиешенчә тәэмин итеп торуга җитми.
Минхәйдәров әйтүенчә, Карабашта торк пунктында юллар озынлыгы 44 км дан артык, 30 елдан артык асфальт җәелмәгән урамнар бар. Ул юлларны кышкы чорда карап тоту мәсьәләсенә дә тукталды. «Алдагы елларда, республика Хөкүмәт программасы буенча, шәһәрләрнең матди-техник базасы ныгытылды. Бу программаны шәһәр тибындагы бистәләр өчен дә каравыгызны сорыйбыз», — диде ул.
Шушы ук нигезләмәләрне башка программалар буенча да карауны сорады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз