news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Карабаш бистәсендә герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алдылар

4 августта Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алуга багышланган традицион акция узды. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Эш күрсәткән ирне ил онытмас…» дигән акциядә Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров, шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова, оныгы Татьяна Малышева, М.Җәлилнең музей-фатиры мөдире Нәзирә Фәттахова, шулай ук Әлмәт Татар дәүләт драма театры артистлары катнашты.

Акция митинг һәм карабашлылар-җәлилчеләргә багышланган стелага чәчәкләр кую белән башланды. Шуннан соң Карабаш бистәсе халкы һәм кунаклар белән очрашу оештырылды.

Бөгелмә районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров чараның әһәмиятен билгеләп үтте. «Бүген безнең районда Советлар Союзы Геройларын һәм якташларыбызны искә алдык. Муса Җәлил исеме безнең һәркайсыбыз өчен кыюлык һәм Ватанга тугрылык символы буларак яңгырый», - диде ул. Чара Әлмәт Татар дәүләт драма театры артистларының чыгышы белән төгәлләнде.

Чулпан Җәлилова билгеләп үткәнчә, аның әтисенең иҗаты кешеләрдә кайгыртучанлык һәм кешелеклелек сыйфатлары тәрбияли. «Бүгенге көндә бу бик тә кирәкле сыйфатлар. Әтиемне шулай зурлап искә алуларын күрү – бик зур бәхет. Аны искә алуны дәвам итәбез икән, без үз Ватаныбызның патриотлары булып калачакбыз», - диде ул.

  • Татарстанда герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне ел саен 25 августта үткәрелә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100