news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кара савыты

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы «Ядкярләрдә Тукай рухы» әдәби конкурсында җиңү яулаган катнашучыларның эшләрен тәкъдим итә. Әдәби бәйге Татарстан Республикасы Милли музее һәм Габдулла Тукай әдәби музее тарафыннан оештырыла. Әлеге эшләр беренче тапкыр матбугатта тәкъдим ителә.

Кара савыты
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Кара савыты

Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч – шул булды эш:

Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым.

Габдулла Тукай «Кыйтга»

Кара савытыңнан илгә

Аклык тамган, моң тамган.

Синнән, Тукай, җир йөзендә

Бетмәс хәзинә калган.

Петербург малайлары

Бүләк иткән бу савыт.

Синең күңелнең серләрен

Уртаклашкан җай табып.

Шаһиты ул шигырьләрнең...

Әрнүләрнең, шатлыкның.

Шагыйрь йөрәгенә сыймас,

Шагыйранә аклыкның!

Кара савытына каләм

Түгел... йөрәкне манып...

Язгансың, янып сүнгәнче

Кара күмергә калып.

Кара савыты... маэмай да

Көтә әнә хуҗасын...

Бронза түгел, җанлы бугай -

Килә кулым сузасым.

Һәм әйтәсем – безнең Тукай

Пакъләгән дөньябызда

Шагыйрь кебек тугры булыйк

Халкыбыз кыйбласына!

Әтнә районы, Күәм авылыннан Батталов Аяз Алмаз улы, 2025 ел.

Җитәкчесе – Сафина Резеда Рашат кызы

news_right_1
news_right_2
news_bot