news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Кара пулат» операсын Болгарда Минтимер Шәймиев ачып җибәрде

«Кара пулат» операсын Болгарда Минтимер Шәймиев ачып җибәрде
Рузилә Мөхәммәтова

Болгар музей комплексы территориясендә ачык һавадагы «Кара пулат» операсын Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев башлап җибәрде.  

«Моннан 1100 ел элек Болгарда ирекле рәвештә Ислам дине кабул ителүне бөтен дөнья таныды. Без моны ЮНЕСКО аша да күрсәтә алдык. Бу безнең зур эшебез», диде ул.

Минтимер Шәймиев «Кара пулат» опера спектаклен иҗат итүче командага рәхмәтләрен җиткерде. Аны киләчәктә бар дөньяга күрсәтү өчен тагын да зуррак эшләр башкару кирәклеген билгеләп үтте.

Тамашачы Минтимер Шәймиевның чыгышын алкышлап каршы алды, сәхнәдән алкышлап озатты.

Спектакль карарга Кара пулат тарихи ядкәре янына меңләгән кеше җыелган. Тамашачы печән тюклары һәм урындыкларда утыра. Спектакль алдыннан тирә-юнь черкиләрдән эшкәртелгән.

Тамаша Кара пулатның эч ягы буйлап төзелгән сәхнәдә һәм ачык җирдә бара. Оркестр өчен махсус оркестр чокыры ясалган.

Спектакль 1 сәгать 20 минут бара. Ул иртәгә дә кабатланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100