news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Кара пулат» операсын Болгарда берничә мең кеше карый алачак

«Кара пулат» операсын Болгарда берничә мең кеше карый алачак. Тамашачыга утыру өчен печән тюклары һәм урындыклар әзерләнгән.

«Урындыклар сәхнәдән нурлар кебек тезелеп китәчәк. Әлегә без төгәл генә күпме кеше карый алуын да әйтә алмыйбыз. Күпме тамашачыга күрсәтеп булу мөмкинлеген санап карадык. 2-3 мең кеше сыя алардыр кебек», - диде операның ачык һавадагы версиясен әзерләүче режиссер Илгиз Зәйниев.

«Түләүсез тамашаларда һәрвакыт урынны кем беренче килә – шул ала. Оештыручылар чакырылган кунаклар өчен дә күпмедер урын әзерләячәк», - диде ул.

Спектакль 1 сәгать 15-20 минут тирәсе барачак. «Тамаша үзе ошый икән, аны басып та карарга була, урын мәсьәләсе проблема түгел», - диде режиссер.

«Тамаша төрле ераклыктан күренерлек һәм ишетелерлек итеп әзерләнә. Open-аir тамашаларның кыйммәте дә аны мөмкин кадәр күбрәк тамашачыга күрсәтә алуда», - дип өстәде мәдәният министры урынбасары Юлия Әдһәмова.

Ул тамашага бик күп кунаклар көтелүен ассызыклады. «Бу җир һәм бу тамаша анда катнашучыларга да, тамашачыга да рухи көч бирә торган урын. Барыгыз да рәхим итегез», - дип чакырды ул.

  • «Кара пулат» - табигый декорацияләрне күздә тотып ачык һавада күрсәтелә торган беренче татар операсы. Аның либреттосын Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, музыкасын танылган композитор Эльмир Низамов язган. Режиссеры – Георгий Ковтун.
  • Спектакль Болгар җирендә ике көн дәвамында – 12 һәм 13 августта күрсәтелә. Аның open-air версиясен әзерләү режиссер Илгиз Зәйниевкә йөкләнгән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100