news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Кара пулат» операсы Тинчурин сәхнәсендә биш көн дәвамында барачак

Спектакль 2015 елда куелган, быел ул яңа артистлар һәм театр оркестры белән бергә яңартылды.

«Кара пулат» операсы Тинчурин сәхнәсендә биш көн дәвамында барачак

18-22 майда – биш көн дәвамында Кәрим Тинчурин сәхнәсендә композитор Эльмир Низамовның «Кара пулат» операсы күрсәтеләчәк. «Музыкаль әсәрнең сәхнәгә кайтуы Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлана", дип хәбәр итә Тинчурин театрының матбугат үзәге.

Проектның продюсеры, Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов опера-риваятьнең 2015 елда уңышлы куелуын искә төшерә. Аның сүзләренчә, бу опера Татарстанның мәдәни тормышында зур вакыйга гына булып калмыйча, ислам динен кабул итүгә багышланган чараларга килгән чит ил кунакларына татар тарихы, музыкасы, әдәбияты белән танышуга мөмкинлек тудыра.

«Җиде елдан соң «Кара пулат»ның данлыклы Тинчурин сәхнәсенә кайтуына шатмын. 2015 елда операны куйганда театрның үз оркестры юк иде. Ә хәзер Тинчурин театрын Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестрдан башка күз алдына китереп булмый», - диде «Кара пулат« операсының композиторы Эльмир Низамов. Ул опера спектаклендә театр оркестрының ролен ассызыклады.

«Кара Пулат» операсының яңартылып куелуы театрыбыз һәм республикабыз өчен күптән көтелгән вакыйга. Әлеге әсәр – югары сәнгатебезнең сокландыргыч һәм бик сыйфатлы үрнәге», – ди дирижер Ильяс Камал. Ул мондый әсәрләрнең сәхнә репертуарларыннан төшмәве бүгенге көн шартларында халкыбызның рухи үсеше өчен бик әһәмиятле мәсьәләләренең берсе дип саный.

Операда төп рольләрне Илүсә Хуҗина, Артур Исламов, Илгиз Мөхетдинов, Денис Ханбаба башкара. Шулай ук спектакльдә Элина Сафина, Диана Медведева, Эльвира Калисләмова, Әнисә Вәлиева, Полина Зиннәтова, Олжас Меирманов, Динар Шәрәфетдинов, Дмитрий Дорофеев, Леонид Тимашев, Айдар Мөхәммәтдинов һәм башкалар катнаша. «Кара пулат»та Тинчурин театры артистлары Зөфәр Харисов, Зөлфәт Закиров, Илнур Байназаров та чыгыш ясый.

«Кара пулат»та баш рольне башкаручы Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина әсәрнең яңадан сәхнәгә кайтуы татар опера сәнгатен үстерүгә өлеш кертәчәк дип исәпли.

«Кызганыч, татарча опера әсәрләре куюга тиешенчә игътибар бирелми һәм «Кара пулат»ның яңартылуы бу мәсьәләне хәл итүгә күпмедер ярдәм итәчәк. Әсәрнең музыкасы, сюжеты, эшләнеше – барысы да эшебезнең уңышлы буласына өмет уята» -, ди ул.

  • Либретто авторы – Татарстанның халык шагыйре, Россия Федерациясенең Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харис, режиссеры – Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Георгий Ковтун, музыкаль җитәкче һәм дирижер - Муса Җәлил премиясе лауреаты Ильяс Камал, рәссамы – Владимир Самохин, костюмнар буенча рәссамы – Әсәл Исмәгыйлева, балетмейстеры – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәнис Исмәгыйлев, хормейстеры – Динә Венедиктова, концертмейстеры – Айгөл Зәйнуллина.
  • Операның нигезендә Аксак Тимер гаскәрләре тарафыннан яндырылган  унике кыз турындагы риваять ята. Сәмәрканд әмире Тимерлән гаскәре Шәһри Болгар каласын яулап алган чакта унике кызны кулга төшерә. Араларында хан кызы да була. Ләкин гаскәр башы унике кыз арасыннан хан кызын танымый. Шулчак кемдер хан кызының утта янмый икәнлеген хәбәр итә...
news_right_1
news_right_2
news_bot