news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Кара пулат» операсы Болгарда Кара пулат фонында түләүсез күрсәтеләчәк

«Кара пулат» операсы Болгарда Кара пулат фонында түләүсез күрсәтеләчәк

«Кара пулат» операсын Болгар тарихи-археология комплексына караган Кара пулат уникаль ядкәре фонында 12 һәм 13 августта карап булачак. Мондый тамашага ихтыяҗ зур булса оештыручылар аны алдагы елларда да кабатларга әзер.

«Без «Кара пулат»ны 2015 елда ук Болгарда – табигый декорацияләр белән күрсәтергә уйлаган идек. Ниһаять, быел август аенда «Яңарыш» фонды ярдәме белән без аны тәкъдим итә алабыз. спектакль моңарчы аншлаглар белән Тинчурин театрында узды», - диде ТР мәдәният министры урынбасары Юлия Әдһәмова әлеге спектакльнең Болгарда күрсәтелүенә багышланган матбугат конференциясендә.

«Кара пулат» - табигый декорацияләрне күздә тотып ачык һавада күрсәтелә торган беренче татар операсы. Аның либреттосын Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, музыкасын танылган композитор Эльмир Низамов язган.

Операны тамашачы түләүсез карый алачак. Болгарга бару өчен тур оештырыла. «Әлеге тур Казан халкына һәм кунакларга мәдәни мирасыбыз белән танышу өчен тагын бер мөмкинлек», - диде министр урынбасары.

Визуаль эффектны арттыру өчен спектакль караңгылана башлагач – 20.00 сәгатьтә башланып китәчәк. Һава шартлары уңай булыр дип көтелә.

Спектакль ике көн дәвамында күрсәтеләчәк. Тамашачының ничек кабул итүенә карап алдагы елларда ачык һавада опера күрсәтүнең мөмкинлеге дә билгеләнәчәк.

Трансфер Казан шәһәренең Мәскәү урамы 2 нче йорты яныннан 15.00 сәгатьтә кузгалып китә. Турның бәясе экскурсия булу-булмауга карап 1000 сумнан 1300 сумга кадәр. Спектакль карарга килүчеләргә операның кич күрсәтелүен истә тотып киенеп килергә кирәклеген искәрттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100