news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Кара пулат” беренче мәртәбә Мәскәүдә тәкъдим ителәчәк

Әлеге спектакль либретто авторы – Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харисның 75 яшьлек юбилее уңаеннан күрсәтелә.

(Казан, 29 сентябрь, "Татар-информ"). 12 октябрьдә Мәскәүдә беренче мәртәбә “Кара пулат” музыкаль әсәре тәкъдим ителәчәк. Аның премьерасы 2015 елның 20 гыйнварында К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында булды һәм тамашачы тарафыннан шактый җылы кабул ителде. Мюзикл “Яңарыш” фонды ярдәме белән сәхнәгә куелды. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Опера-риваятьнең авторлары күпләргә таныш: композиторы – Эльмир Низамов, либретто авторы – Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис. Әсәрне Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Георгий Ковтун сәхнәләштерде.

“Кара пулат” 12 октябрьдә 19.00дә Мәскәүнең Малый театр на Ордынке сәхнәсендә әлеге әсәрнең либретто авторы – Россиянең Дәүләт премиясе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харисның 75 яшьлек юбилее уңаеннан күрсәтелә.

Операның нигезендә Аксак Тимер гаскәрләре тарафыннан яндырылган  унике кыз турындагы риваять ята. Сәмәрканд әмире Тимерләнг гаскәрләре Шәһри Болгар каласын яулап алган чакта унике кызны кулга төшерәләр. Араларында хан кызы да була. Ләкин гаскәр башы  тигез саф булып тезелеп баскан унике кыз арасыннан горур хан кызын һич кенә дә аерып ала алмый. Сугышчылар кызларны төрле сынауларга дучар итә, ләкин тугры кәнизәкләр хан кызын һич кенә дә сатмыйлар. Тик, шулчак кемдер хан кызының утта янмый икәнлеген хәбәр итә.

Нәтиҗәдә, сугышчылар кызларны эткәләп-төрткәләп Хөкем Сараена ябалар һәм ут төртәләр. Хөкем Сарае диварларында янгын нурлары уйный башлый…

Янгын тәмам… Пулатның ишеге ачылып китә һәм аннан ап-ак киемнән хан кызы пәйда була… Туган илгә мәхәббәт, тугрылык белән сугарылган әлеге әсәр кеше исеменең, кылган гамәлләренең мәңгелек икәнелеген искәртә.

Кара пулат — Болгардагы XIV гасыр урталарында төзелгән бина. Ул хәзер дә сакланган. Дүрт катлы бу таш корылманың түбәсе гөмбәз рәвешендә эшләнгән. Риваятьләрдә бәян ителгәнчә, Кара пулат болгар ханының хөкем итү урыны бул​ган. Хөкемне хан үзе һәм абруйлы аксакаллардан сайлап куелган өч казый чыгарган. Хөкем вакытында алар икенче катның гөмбәзле залына аерым ишекләрдән кергәннәр. Беренче катның тәбәнәк бүлмәләрендә хө​кем ителгән кешеләрне ябып тот​каннар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100