Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кара диңгез, Питер, «Мисыр Мальдивлары», Көньяк-Көнчыгыш Азия: Казанлылар җәен кая бара?
Казан туристларының 82 проценты җәйге сәяхәт өчен Россияне сайлаган.
Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ял итү вакытлыча тукталган, ә Дагыстанда су басулар аркасында анда барырга теләүчеләр күпкә кимегән. Шул ук вакытта Анапа җирлеге мазут һәлакәтеннән соң «аякка басып килә», Кытайның Хайнань утравына кызыксыну көннән-көн үсә бара. Туризм өлкәсе белгечләре быел казанлыларның җәйге ялга ихтыяҗы ничек үзгәрүе һәм кайсы юнәлешләрнең популяр булуы турында «Татар-информ» агентлыгына сөйләде.
Казанлылар Кара диңгез буен һәм Санкт-Петербургны сайлаган
Казанлылар быел да ил эчендә ял итүгә өстенлек бирә. «Яндекс Сәяхәтләр» белгечләре хәбәр иткәнчә, барлык бронь ясауларның 82 проценты Россия юнәлешләренә туры килә.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Узган ел белән чагыштырганда, туристларның теләкләре үзгәрмәгән диярлек. Иң популяр юнәлешләр – Краснодар крае, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе. Аларның һәрберсенә бронь ясауның 20шәр проценты туры килә. Алга таба Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Кырым (10шар процент) бара. Татарстаныбызга 5 процент туры килә. Башка ихтыяҗ зур булган юнәлешләр арасында – Дагыстан, Калининград, Волгоград һәм Түбән Новгород өлкәләре, шулай ук Ставрополь крае.
«Туту» сервисы мәгълүматларына караганда, казанлылар уртача 3тән алып 5 төнгә кадәр сәяхәт итә. Яшәү өчен чыгымнар бер сәяхәткә уртача 20–42 мең сум тирәсе.
Торакларның альтернатив төрләренә кызыксыну арта. Казанлылар шәхси торакларны арендага алуны 34 процентка ешрак сайлый башлаган, әмма кунакханәләр һаман да төп өлешне (62 процент) алып тора. Туристлар күбрәк өч йолдызлы кунакханәләргә өстенлек бирә, ихтыяҗның 36 проценты шунда туры килә.
Быел җәйге тагын бер тенденция – төркемнәр белән сәяхәт итүнең артуы. Өч һәм аннан да күбрәк кешедән торган төркемнәр өчен бронь ясау 27 процентка арткан. Моннан тыш, диңгез буенда ял итүгә дә ихтыяҗ арткан, чөнки яр буендагы торакларны 23 процентка ешрак сайлый башлаганнар.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Чит илгә сәяхәтләр төрлеләнә бара
Ил эчендәге туризм өстенлек итсә дә, чит илгә барырга теләүчеләр саны да шактый югары. «Яндекс Сәяхәтләр» мәгълүматлары буенча, казанлылар Италияне еш сайлый – кунакханә һәм апартамент броньлауның 28 проценты шунда туры килә. Франциядә бу күрсәткеч 21 процентка тигез. Шунысын да әйтергә кирәк, бу саннар бронь ясау мәгълүматларына гына нигезләнгән.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Популяр юнәлешләрнең беренче унлыгына шулай ук Абхазия (14 процент), Төркия (11 процент), Испания (7 процент), Грузия (4 процент), Япония (3 процент), Белоруссия, Үзбәкстан һәм Кытай (2шәр процент) керә. Шул ук вакытта Европага һәм Япониягә барып җитү катлаулы булып кала, чөнки бу юнәлешләр буенча туры рейслар юк. Шуңа күрә туристларга күчеп утырып очарга туры килә.
«Туту» сервисы исә башкарак күренешне күрсәтә, чөнки ул торак броньлауны гына түгел, авиа, тимер юл һәм автобус сәяхәтләрен дә исәпкә ала. Бу мәгълүматлар буенча, Төркия лидерлык итә (27 процент), аннан соң Грузия (18 процент) һәм Армения (7 процент) бара. Белоруссия белән Үзбәкстанга ихтыяҗ 6 процент дәрәҗәсендә саклана.
Гомумән алганда, чит илгә сәяхәтләр төрлеләнә бара. Уңайлы юллары булган популяр юнәлешләр белән беррәттән, казанлылар Европа һәм Азиягә мөстәкыйль сәяхәт итүне ешрак сайлый. Авиа һәм тимер юл билетларын сатып алу саны элеккеге дәрәҗәдә кала.
Дагыстанны табигать сыный, Анапа үсеш юлында
2026 елда туризм базарына тышкы факторлар сизелерлек йогынты ясады. Туристларын югалткан төбәкләрнең берсе – Дагыстан. Язгы су басулар Махачкала, Дербент, Хасавюрт һәм Буйнакск шәһәрләренә зыян китерде: торак йортлар, юллар, күперләр һәм коммуналь челтәрләр су астында калды. Бигрәк тә Дербент районында хәлләр катлаулы булды, чөнки гидротехник корылмалар җимерелгәч, берничә торак пунктны су басты.
Төбәктәге туризм инфраструктурасы эшләвен дәвам итә: кунакханәләр кунаклар кабул итә, аэропорт эшли, төп туристлык урыннары ачык. Әмма ихтыяҗны торгызу өчен вакыт кирәк булачак.
«Дагыстан буенча ихтыяҗның сизелерлек төшүен күрәбез: соңгы атнада ул Россия буенча якынча 30 процентка кимеде. Хәзер төбәккә туристлар агымын торгызу өчен вакыт кирәк. Җәйгә кадәр вакыт бар әле. Дагыстан – классик җәйге юнәлеш, төп агым анда июньдә башлана. Төбәктәге табигый факторларның нәтиҗәсе сизелерлек», – дип сөйләде «Татар-информ» агентлыгына АТОР вице-президенты Сергей Ромашкин.
Краснодар краеның Кара диңгез буенда һәм Кырымда экологик хәлгә зур игътибар бирелә. 2024 елның декабрендә Керчь бугазында мазут таралу акваторияне һәм яр буен пычраткан иде. Хәзер Анапа, Витязево, Благовещенская, Керчь һәм Севастополь игътибар үзәгендә кала. Шул ук вакытта быел бу юнәлешләргә сорау торгызыла башлады.
«Анапа буенча хәзер яхшы үсеш күзәтәбез. Комлыкларны чистарту эшләре тәмамланып килә. 1 июньгә барлык комлыклар да әзер булыр дип көтелә. Ихтыяҗ алдан ук – гыйнвардан ук үсә башлады, сатулар якынча 40 процентка артты. Гомумән, узган ел белән чагыштырганда, хәлләр 50 процентка яхшырыр дип уйлыйбыз. Әмма Анапа 2024 елгы дәрәҗәгә әле җитми: ул вакытта сезон бик уңышлы булган иде», – дип билгеләп үтте әңгәмәдәш.
Фото: © «Татар-информ»
Туапсе: БПЛА һөҗүме нәтиҗәләре бәяләнә, Әмирлекләр – паузада
Быел проблемаларга юлыккан тагын бер төбәк – Туапсе. 20 апрельдә пилотсыз аппаратлар һөҗүменнән соң диңгез терминалы территориясендә янгын чыкты. Краснодар крае оператив штабы хәбәр иткәнчә, һавада зарарлы матдәләрнең концентрациясе нормадан 2-3 тапкыр арткан. Белгечләр мониторингны дәвам итә.
«Туапсе буенча хәлне җентекләп өйрәнергә кирәк, чөнки нәтиҗәләрне бетерү эшләре бара. Туапсе төп курорт шәһәре түгел, туристлык зоналары якында урнашкан. Хәзер анда безнең туристлар бар, пычранулар күзәтелми. Әмма хәл үзгәрергә мөмкин, шуңа күрә фаразлар ясамый торабыз. Туапсенең Кара диңгез туризмындагы өлеше зур түгел, ихтыяҗ башка курортларга күчәргә мөмкин», – дип басым ясады Ромашкин.
Якын Көнчыгыштагы хәлләр дә туризм базарына йогынты ясады. Конфликтның көчәюе аркасында Россия Тышкы эшләр министрлыгы Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә һәм Фарсы култыгындагы башка илләргә бару куркынычы турында кисәтте.
«Әмирлекләр буенча оештырылган сатулар туктатылды диярлек – туроператорлар министрлык тәкъдимнәре нигезендә эшли һәм бу юнәлешкә турпакетлар сатмый. Авиарейслар башкарыла, әмма бу инде мөстәкыйль сәяхәтләр. Әгәр юнәлеш ачылса, сорау бик тиз артачак. Әмма элеккеге күләмгә чыгу өчен 3-6 ай вакыт кирәк була», – дип йомгаклады Сергей Ромашкин.
Белгеч сүзләренчә, чит илгә ихтыяҗ структурасы нык үзгәрмәгән. Төркия лидер булып кала – быел ул 7 миллионнан артык Россия туристын кабул итә ала. Икенче урында Мисыр тора. Өченче урын өчен Вьетнам, Таиланд һәм Кытай көрәшә, белгеч фикеренчә, Таиланд беренчелекне алырга мөмкин. Рубль курсы үзгәрү аркасында, чит ил юнәлешләре узган ел белән чагыштырганда 5-6 процентка арзанрак булган.
Фото: © «Татар-информ»
Азия юнәлеше: туристлар кая өстенлек бирә?
Бу шартларда туристларның игътибары Азия юнәлешләренә юнәлә башлаган. Бу мәгълүматны туризм өлкәсе эксперты Екатерина Ростовцева да раслады.
«Хәзер Азияне актив сайлыйлар, чөнки Көнчыгыштагы кайбер юнәлешләр белән кыенлыклар барлыкка килгәч, туристлар агымы нәкъ менә шунда юнәлде. Җәйгә Бали, Вьетнам (Нячанг) һәм Кытайны (Хайнань) тотрыклы рәвештә сайлыйлар», – дип билгеләп үтте белгеч.
Аның сүзләренчә, Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре ялның бөтенләй башка форматын тәкъдим итә. Бу юнәлеш ялны кунакханәдә генә үткәрергә күнеккән кешеләр өчен түгел, чөнки туристлар еш кына экскурсияләргә йөри һәм яңа урыннар белән таныша.
«Бөтенләй башка дөнья: барысы да бик якты төсләргә бай. Анда килгәч, Азия мәдәнияте һәм мохитенә чумасың. Шул ук вакытта ял итү төрлечә булырга мөмкин. Мәсәлән, Вьетнамда диңгез сезонга карап үзгәрә. Таиландта исә ул гадәттә тынычрак. Гомумән, Азия – бу һәрвакыт төрлелек һәм бик ачык күңелле кешеләр дигән сүз. Бердәнбер минусы – анда еш пычрак була, әмма моңа бик тиз ияләшәсең», – диде белгеч.
Ростовцева сүзләренчә, Азия юнәлешләренә уртача бәя 200–250 мең сум тирәсе. Гадәттә мондый сәяхәтләр якынча 10 көнгә исәпләнә. Очу озак булганга һәм вакыт аермасы аркасында адаптация өчен вакыт кирәк, шуңа күрә 7 көнлек ял җитми.
Азәрбайҗан, Баку
Фото: © «Татар-информ»
Эль-Аламейн һәм Кавказ арты популярлаша
Яңа һәм актив үсеш кичерүче юнәлешләр арасында экспертлар Мисырның Эль-Аламейн курортын аерып күрсәтә. Ул югары дәрәҗәдәге сервислы заманча ял урыны буларак тәкъдим ителә.
«Аны «Мисыр Мальдивлары» дип атарга була. Бу – Урта диңгез буендагы яңа курорт. Анда су зәңгәрсу төстә, бик матур, ә хезмәт күрсәтү югары дәрәҗәдә», – дип билгеләп үтте Ростовцева.
Кавказ арты илләренә – Армения һәм Азәрбайҗанга да кызыксыну зур. Бу илләрне тәмле ашлары, мохите һәм якын урнашканнары өчен сайлыйлар.
Баку, Азәрбайҗан
Фото: © «Татар-информ»
«Мин еш кына Арменияне киңәш итәм, үзем дә анда күп тапкырлар булдым. Азәрбайҗанны да бик яратам. Гомумән, Кавказда булганнан соң, бай тәэсирләр кала», – дип сөйләде әңгәмәдәш.
Чит илгә сәяхәт планлаштырганда, маршрутны җентекләп уйларга һәм мөстәкыйль бронь ясауга гына таянмаска кирәк. Шулай ук билетларны һәм кунакханәләрне аерым сатып алганда ихтимал булган куркынычларны (рискларны) исәпкә алырга кирәк.
«Хәзерге вакытта иң төп киңәш шул: мөстәкыйль клиент булмагыз. Көнчыгыштагы вакыйгалар вакытында аерым бронь ясаучылар күбрәк зыян күрде. Алар акчаларын кире кайтара алмады. Ә турпакет белән баручылар исә якланган, аларны һәрвакыт махсус рейслар белән кайтара алалар», – дип йомгаклады Екатерина Ростовцева.
Александра Давыдова, «Татар-информ»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз