Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кара диңгез флоты башлыгы «Созвездие-Йолдызлык» лауреатларын Севастопольгә чакырган
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменә Кара диңгез флоты җитәкчесе адмирал Виктор Соколовтан рәсми телеграмма килгән – ул «Созвездие-Йолдызлык» лауреатларын Севастопольгә чакырган.
«Мөрәҗәгатьтә Виктор Соколов «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов җитәкчелегендә фестиваль лауреатларын һәм җиңүчеләрен Хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан Кара диңгез флоты офицерлары йортында узачак концертта катнашырга тәкъдим итте», дип хәбәр итә фестивальнең матбугат үзәге.
«Легендар фестивальнең осталыгы, таланты һәм яшьлеге хәрби диңгезчеләр бәйрәмен бизәячәк дип ышанам», диелгән мөрәҗәгатьтә. Виктор Соколовтан шулай ук Рәискә Ватанны саклау эшендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм кара диңгезчеләрнең әхлакый рухын яклавы өчен рәхмәт белдергән.
Иҗади җәйге смена кысаларында фестиваль җиңүчеләре һәм лауреатлары ел саен Кара диңгез флоты диңгезчеләре һәм Кырым халкы өчен концертлар бирә, дип искәртә матбугат үзәге. Алар сүзләренчә, бу ел да искәрмә булмаячак.
- Концертлар Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән уза.
- «Созвездие-Йолдызлык» фестивале ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз