news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кара диңгез буенда бары тик Татарстан балалары гына ял итәчәк монолагерьлар булдырыла

Кырымда һәм Краснодар краенда чикләүләрне бетергәч, беренче состав якынча 22 июльдән соң кузгалыр дип көтелә.

Кара диңгез буенда бары тик Татарстан балалары гына ял итәчәк монолагерьлар булдырыла
Рамил Гали

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Кара диңгез ярларында бары тик Татарстан балалары гына ял итә алырлык мөмкинлекләр тудырылачак. Бу хакта республиканың яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов Министрлар Кабинетында брифингта сөйләде.

«Санитар-эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып, без беренче тапкыр Кара диңгез ярларында монолагерьлар булдырабыз. Аларда башка төбәкләрдән балалар булмаячак, бары тик Татарстан балалары гына ял итәчәк», — диде министр.

Ул Роспотребнадзор һәм Казан тимер юл вокзалы администрациясе белән берлектә, балаларны диңгезгә җибәрү тәртибе эшләнгәнен әйтте. «Безнең төркемнәр өчен җыелу һәм медицина тикшерүен уздыру буенча аерым урыннар булачак. Озату һәм каршы алу буенча „яшел коридор“ оештырылачак», — диде.

Дамир Фәттахов әйтүенчә, поездлар хәрәкәте графигы килештерелгән. Татарстан балалары өчен кондиционерлар белән җиһазланган заманча вагоннар әзерләнгән.

Беренче состав, Кырымда һәм Краснодар краенда чикләүләрне бетергәч, якынча 22 июльдән соң кузгалыр дип көтелә.

Министр сүзләренчә, Кара диңгездә быел 3 мең 751 бала ял итә алачак. «2014 елдан махсус тимер юл составлары җибәрелә. Элек балалар самолет белән бара иделәр. Бу карар республика бюджетында 33 млн сум акчаны экономияләү мөмкинлеге бирде», — дип белдерде Дамир Фәттахов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100