news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кар яву сәбәпле, Казан мәктәпләренә дәресләрне дистанцион үткәрергә тәкъдим ителде

Кар яву сәбәпле, Казан мәктәпләренә дәресләрне дистанцион үткәрергә тәкъдим ителде
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Аномаль кар яву дәвам итү сәбәпле, Казан Мәгариф идарәсе шәһәр мәктәпләренә иртәгә, 22 гыйнварда, уку процессын дистанцион форматта оештырырга киңәш итте. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Әгәр ата-аналарга балаларын калдырырга кеше булмаса, мәктәпләрдә дежур сыйныфлар ачылачак», - дип ачыклык кертәләр шәһәр администрациясендә.

Начар һава шартларын исәпкә алып, ата-аналарның теләкләре буенча эш итәләр, әмма «мәктәпләр укуны нинди форматта үткәрү карарын мөстәкыйль рәвештә кабул итә», – диделәр Мәгариф идарәсендә.

Димәк, һәр мәктәп җитәкчелеге конкрет вазгыятькә бәйле рәвештә укуларны оештыру турында карар кабул итәчәк. Ата-аналарга өстәмә мәгълүматны сыйныф җитәкчеләреннән ачыкларга кирәк.

Моннан тыш, дүшәмбе көнне мәктәп автобуслары да йөрмәячәк — кар күп яву сәбәпле, аларның хәрәкәте кыенлаша.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бураннан һәм кар яуганнан соң, Татарстанга 25 градуслы салкын килә. Шуңа бәйле рәвештә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы татарстанлыларга якынлашып килүче салкыннарда иминлек кагыйдәләре турында искәртә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100