news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Кар иле патшасы» – нәниләрдә кунакта

«Кар иле патшасы» – нәниләрдә кунакта

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Бүген Казандагы Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында Фәнәвил Галиевнең балалар өчен Евгений Шварц әсәре буенча тәрҗемә ителгән «Кар иле патшасы» дип аталган әкият-премьерасы булачак һәм ул 5 нче гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Әлеге премьераны театр нәниләргә Яңа елга бүләк буларак әзерләде. Моннан тыш, спектакльдән соң, театрның яшь тамашачылары өчен чыршы әйләнәсендә әкият персонажлары белән бергә Яңа ел тамашасы да булачак.

Яңа ел бәйрәмнәреннән соң, Татар дәүләт яшь тамашачылар театры Казакъстан республикасының Актүбә шәһәренә һәм Оренбургка гастрольләргә җыена. Читтә яшәүче милләттәшләребез игътибарына алар Рабит Батулланың «Бичаракай», Туфан Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү» һәм Аманулланың «Светофорда кунакта» исемле спектакльләрен тәкъдим итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100