news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Капкачы Тимур Билалов "Ак Барс" белән килешүне озайткан

Яңа килешү 2020 елның 30 апреленә кадәр төзелгән.

Капкачы Тимур Билалов "Ак Барс" белән килешүне озайткан
Ильнар Тухбатов

(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Капкачы Тимур Билалов Казан хоккей клубы белән килешүен озайткан. Яңа килешү 2020 елның 30 апреленә кадәр гамәлдә булачак. Бу хакта КХЛ Twitter битендәге яңалыкта әйтелә.

Исегезгә төшерәбез, 22 яшьлек капкачының “Ак Барс” белән моңа кадәрге килешүе 2018 елның 30 апреленә кадәр төзелгән иде.

Бу сезонда Билалов “Ак Барс” составында КХЛның даими чемпионатында 7 матч уздырды – 12 алка керттерде, капкага сугылган алкаларның 92,3 процентын керттермәде. Әлеге уеннарның дүртесендә “Ак Барс” җиңү яулады.

Сүз уңаеннан, “Ак Барс” уенчылары Джастин Азеведо һәм Степан Захарчук та имгәнгән уенчылар исемлегеннән чыгарылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot