Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Капитан Данис Зариповсыз узган матчта «Ак Барс» бер алка да керттермичә җиңде
«Ак Барс» — «Автомобилист» уены исәбе — 3:0.
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккейчылары Екатеринбургның «Автомобилист» командасына каршы уйнады. Матчта 3:0 исәбе белән Казан командасы җиңде.
Әлеге уенда «Ак Барс» капитаны Данис Зарипов бозга чыкмады. Ул, бер айдан артык уйнамыйча торганнан соң, ноябрь аеның ике матчында катнашкан иде, тик бүген Данис Зарипов составта булмады. Капитан вазифасын Джастин Азеведо башкарды.
Беренче период. Сигезенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Михаил Глухов гол кертте (1:0). Унберенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Александр Бурмистров «Автомобилист» капкасына тагын бер алка кертте (2:0).
Икенче периодта голлар булмады.
Өченче период. Унҗиденче минутта Александр Бурмистров, икенче алкасын кертеп, дубль ясады (3:0).
Командалар составы:
«Ак Барс»
- Рейдеборн (Мифтахов);
- Галиев — Азеведо — Петров, Юдин — Лямкин;
- Доус — Да Коста — Тихонов, Педан — Рукавишников;
- Лукоянов — Бурмистров — Глухов, Журавлёв — Хенкель;
- Дыняк — Сафонов — Воронков (Фисенко), Лучевников.
«Автомобилист»
- Коварж (Гросс)
- Макеев — Мэйсек — Голышев, Трямкин — Василевский;
- Бочаров — Холланд — Секстон, Зборовский — Геноуэй;
- Обидин — Куликов — Литовченко, Бодров — Мамкин;
- Белоусов — Протапович — Плэтт (Овчинников), Зайцев.
19 ноябрь көнне «Ак Барс» Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда Түбән Новгородның «Торпедо» хоккейчыларына каршы уйнаячак. Матч 19:00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз