news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Капиталь төзекләндерү эшләре күп фатирлы 999 йортның 833ендә башланган

2015 елда мәктәпләрне капиталь төзекләндерү кысаларында 136 объектның 135ендә эш бара

  (Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). 2015 елда Татарстанда күп фатирлы йортларда капиталь төзекләндерү программасы кысаларында 240,9 мең гражданның торак шартларын яхшырту планлаштырыла. Капремонт эшләре 42 муниципаль берәмлекнең  күп фатирлы 999 йортның 833ендә башланган. Бу хакта  ТР Хөкүмәте йортында кичә узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Ирек Фәйзуллин биргән белешмә буенча, 2015 елда мәктәпләрне капиталь төзекләндерү кысаларында 136 объектның 135ендә эш башланган, шул исәптән 119 гомуми белем бирү мәктәбе, 7 коррекцияләү мәктәбе һәм 9 мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында.

Моннан тыш, 2015 елда капремонт ясалачак балалар сәламәтләндерү лагерьларының исемлеге расланды. Бу исемлеккә 14 объект кергән, шуңа 76 млн сум акча каралган.

Мәдәният объектларына капремонт ясау программасына килгәндә, бу юнәлештә эш барлык 29 объектта башланган.

Яшүсмерләр клубларын шулай ук капиталь төзекләндерү дә тулысынча алып барыла: 2015 елда 28 объектка ремонт ясалачак.

Ирек Фәйзуллин шулай ук җылыту системасын индивидуаль казаннарга күчерү программасын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде. ТР да газлаштыру фонды тарафыннан 2015 елда 3 мең 828 фатирны индивидуаль җылыту системасына күчерү планлаштырыла.

Авылларда су белән тәэмин итүне яхшырту программасы буенча 2015 елда 301,3 км суүткәргеч челтәрләр төзү, 38 артезиан скважинасы бораулау һәм 45 су башнясы урнаштыру каралган.

Министр шулай ук участок ветеринария пунктларының төзелеше һәм ветеринария берләшмәләре һәм авыл хуҗалыгы идарәсенә капремонтның барышы турында хәбәр итте.

Илдар Халиков киңәшмә барышында берничә район җитәкчесенең игътибарын кайбер объектларның төзелеше түбән темпта баруга юнәлтте. Бу эшләрне башкаруга акча бар, эш темпларын түбәнәйтерлек проблемалар юк, дип таләп итте ул.

Премьер-министр шулай ук муниципаль район башлыкларын санитар-экологик ике айлыкны уздыруга җитди игътибар итәргә чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100