news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Капиталь төзекләндерүдән соң төс-кыяфәтен генә түгел, исемен дә үзгәртмәкче “Эфебия” яшүсмерләр клубында Казан мэры булды

Казанда яшүсмерләр клубы яшәү урыны буенча булырга тиеш, дип саный И.Метшин

 (Казан, 24 март, “Татар-информ”). Казанда яшәү урыны буенча яшүсмерләр клублары булдыру традициясен кайтарырга кирәк, шул очракта балалар үзләренең район территорияләрендә спорт секцияләренә йөри алачак. Шундый фикерне Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин Идел буе районындагы Мәүләтов ур., 21 адресы буенча урнашкан “Эфебия” яшүсмерләр клубына капиталь ремонт үткәрү барышын караган вакытта әйтте, дип хәбәр итә шәһәрнең рәсми сайты kzn.ru.

“Эфебия” яшүсмерләр клубы ТР Президентының капиталь ремонт программасына кергән 5 объектның 1се булып тора. Ремонт эшләре инде барлык 5 клубта да башланган, аларны “Ремонтстройсервис” ҖЧҖ подрядчы оешмасы башкара. “Эфебия” клубының мәйданы 830 кв.м. Ремонт эшләре март аенда башланган.

“Эфебия” яшүсмерләр клубы директоры Аида Галләмова сүзләренә караганда, Идел буе районы халкы арасында клубка ихтыяҗ зур – биредә 700 бала шөгыльләнә. “Безгә хәтта Авиатөзелеш районыннан да балаларны алып киләләр, педагогларны мактыйлар. Клубта хореография, рәсем сәнгате, вокал, бәйләү, флористика, кул көрәше, атлетик гимнастика, баскетбол, волейбол, шахмат, каратэ буенча дәресләр алып барыла. Яңартылу белән, клуб “Алга” дигән яңа исем дә алачак”, - дип сөйләде Аида Галләмова.

Илсур Метшин Казанга янә яшәү урыны буенча яшүсмерләр клубы эшләтү традициясе кайтарылуын билгеләп үтте, клуб янындагы спорт мәйданчыгын төзекләндерергә дә тәкъдим итте.

Яңартылган “Эфебия” яшүсмерләр клубы быел 1 сентябрьдә ачылыр дип көтелә, инде август аеннан яшүсмерләр клубка йөри алачаклар.



 

news_right_1
news_right_2
news_bot