news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Капиталь ремонттан соң Республика йогышлы авырулар хастаханәсенең балалар бүлеге ачылган

Капиталь ремонттан соң, Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсенең балалар бүлеге ачылган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Балалар клиникасы Окольная урамыннан А.Агафонов исемендәге Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсенең дәвалау корпусына күчерелгән (Җиңү Проспекты, 83 нче йорт). 

Капиталь ремонттан соң йогышлы чирләре булган балаларга ярдәм күрсәтү өчен стационар бүлекләр булдырылган. Барлык эшләр республика бюджеты хисабына башкарылган. 

Стационар бүлекләрдә палаталарга ремонт ясалган, электр, җылылык белән тәэминат челтәрләре яңартылган. Бүлекләргә яңа җиһазлар, медицина җайланмалары кайтарылган. 

Учреждение администрациясе бәяләмәсе буенча, балалар клиникасын йогышлы авыруларга каршы көрәш хастаханәсенең дәвалау корпусына күчерү нәтиҗәсендә, санитар-эпидемиологик нормативлар да үтәлгән, медицина ярдәме үтемлелеге дә арткан, штат расписаниесе дә көйләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100