news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Капиталь ремонттан соң Азнакай балалар сәнгать мәктәбе ачылды

Капиталь ремонттан соң Азнакай балалар сәнгать мәктәбе ачылды
Фото: https://aznakaevo-rt.ru

Капиталь ремонттан соң Азнакай балалар сәнгать мәктәбе 1 сентябрьдә балаларны каршы алды. Бу хакта «Азнакай» сайтында Нәсимә Фазлыева яза.

Сәнгать мәктәбен ачу тантанасында район башлыгы Марсель Шәйдуллин, аның урынбасары Роза Галиева, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, социаль мәсьәләләр буенча аның урынбасары Дамир Гыйләҗев, мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова, төзүчеләр, сәнгать мәктәбе коллективы, әти-әни, әби-бабайлар һәм әлбәттә, бүген үзләре дә чәчәк бәйләмнәре кебек матур укучылар катнашты.

Балаларыбыз турында зур кайгыртучанлык күрсәткән республикабыз җитәкчеләренә, нефтьчеләребезгә,. төзүчеләргә, гомумән хезмәте кергән һәркемгә рәхмәт, диде Марсель Шәйдуллин.

Аның рәхмәтләренә мәктәп директоры Гүзәл Мортазина да кушылды. Шушы ук көнне Азнакай районы сәнгате үсешенә зур өлеш керткән, тынлы оркестрга нигез салучы, озак еллар дәвамында балалар сәнгать мәктәбе җитәкчесе булып эшләгән Нәркис Миннеәхмәт улы Якуповка истәлек тактасы да ачылды. Бәйрәм тантанасы балалар иҗат ансамбльләренең чыгышлары белән бизәлде.

news_right_1
news_right_2
news_bot