news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Капиталь ремонттан соң Казанда фатир бәясе 25 процентка артачак
ТР Иҗтимагый палатасы утырышында торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре каралды
Скопировать ссылку
(Казан, 16 май, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова.) Бүген «Эрмитаж-Казан» үзәгендә ТР Иҗтимагый палатасы утырышы булды. Анда ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Илгиз Хәйруллин, аның урынбасарлары Гомәр Нуретдинов һәм Светлана Вострикова, ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитеты рәисе Марат Галиев, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, Казан шәһәре һәм республикабыз районнарының Башкарма комитетлары вәкилләре катнашты. Утырышта торак-коммуналь хуҗалык системасын реформалауның барышы һәм күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлауда җәмәгатьчелекнең катнашы мәсьәләләре каралды.
«Торак-коммуналь хуҗалык системасын реформалау буенча күпме тырышсак та, уңай нәтиҗәгә ирешә алганыбыз юк. Әлеге тармакның чын хуҗасы - милекчесе табылмый торып, әллә ни алга китеш булмаячак. Дөрес, республика күләмендә бу эш белән шөгыльләнәләр, бигрәк тә күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау мәсьәләсендә. Эш күләме бик зур. Әйтик, капиталь ремонт ясау өчен 2002-2006 елларга 3 млрд. сум акча сарыф ителсә, шул максатта 2008 елга гына да 4 млрд. сум күләмендә акча каралган», - дип белдерде ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Илгиз Хәйруллин утырышны ачып. Аның сүзләренчә, торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау мәсьәләләре буенча шикаятьләр, җитешсезлекләр күп. Әлеге хуҗалык белән идарә итүче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре арасында зур каршылыклар бара, алар үз файдаларына имзалар җыю белән шөгыльләнәләр. Шул рәвешле милек өчен көрәш кыза гына.
Көн тәртибенә куелган проблемалар буенча министр Марат Хөснуллин чыгыш ясады. «Күп фатирлы йортларда капиталь ремонт ясалганнан соң, шушы йортларда яшәүчеләр ремонт эшләрен үзләре кабул итеп алсыннар, контрольдә тотсыннар иде, чөнки ул йортка инде башка капиталь ремонт ясалмаячак, - диде ул. – Капиталь ремонттан соң Казанда фатир бәясе 25 процентка артачак. Шуңа күрә мәсьәлә бик актуаль», - диде министр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot