news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Капиталь ремонтка заявкалар формалаштыру муниципалитетларда бик сүлпән бара
Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган видеокиңәшмәдә сүз булды
Скопировать ссылку
(Казан, 5 март, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). 2 мартта Татарстан 2009 елда күп катлы йортларны капиталь төзекләндерү буенча хисабын, ниһаять, Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыру буенча федераль фондка тапшырган. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин моны атнаның мөһим яңалыгы буларак атады. Бүгенге көндә республикада быелгы капиталь ремонтка федераль фондтан финанслар алу өчен заявкалар формалаштыру бара. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган видеокиңәшмәдә сүз булды.
Министр белдерүенчә, агымдагы ел өчен заявкалар формалаштыру муниципалитетларда бик сүлпән бара. “ Кайбер районнар үзләрен бу эшне беренче тапкыр гына башкаручы итеп тота. Фонд эшеннән моңа кадәр хәбәрдар булмаган кебек сораулар бирәләр. Бу эшне узган елларда да шул ук белгечләр башкарды бит инде”, -дип гаҗәпләнә министр. Бүгенге көндә министрлык бер генә муниципаль берәмлекнең дә капиталь ремонтка заявкасын Мәскәүгә тәкъдим итәрлек дәрәҗәдә әзер булмавын таный. Муниципаль берәмлек җитәкчеләренә бу эшкә контрольне көчәйтергә һәм документларны кыска вакытларда өлгертергә кушылды.
Быелгы капиталь ремонт программасын финанслауга килгәндә, республика бюджетыннан аванс тулы күләмдә заказчылар счетына күчерелгән. Финанслауда шулай ук җирле бюджетлар катнашырга тиеш булса да, инде 2 ай вакыт узуга карамастан, 12 муниципаль берәмлек кенә җирле казнадан заказчылар хисабына акча күчерә башлаган. Шул рәвешле, ике чыганактан бүгенгә нибары 35 млн. сум гына күчерелгән. Федераль фонд таләпләрен үтәү өчен бу бик аз.
Капиталь ремонт программасын уңышлы башкарып чыгуда, Марат Хөснуллин белдергәнчә, подряд оешмаларын сайлап алу мөһим роль уйный. Узган атнада министрлык подряд оешмаларын сайлап алу мәсьәләләрен хәл итүгә ирешкән. Узган елларда да капиталь ремонт программасында катнашкан һәм Үз-үзен көйләүче оешмалар (СРО) рөхсәтен алган подряд оешмалары белән инде хәзер килешүләр төзеп, аларга акча күчерергә мөмкин. СРО дан рөхсәт алмаган, ләкин ТР Төзүчеләр берлеге белән 2-3 көн эчендә заявка биргән подряд оешмаларына килгәндә, аларга анализ ясалгач, аларны да капиталь ремонт эшләренә җәлеп итү мөмкинлеге бар.
Ә инде программада катнашырга заявка биргән яңа оешмаларга комплекслы тикшерүләр уздырылачак. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе муниципалитетлар белән берлектә бу эшне бер атна эчендә башкарып чыгарга тиеш. Министр бүгенге утырыш эшендә видеоэлемтә аша катнашкан муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренең игътибарын яңа оешмалар арасыннан подрядчыларны сайлауга бик сак булырга кирәклеккә юнәлтте. “Федераль салым хезмәте бер көнлек фирмаларны ачыклау белән системалы шөгыльләнә. Подрядчылар исемлегенә теге яки бу юл белән эләккән мондый салым түләмәүче фирмалар салым хезмәте тарафыннан шунда ук ачыкланачак. Шул сәбәпле, бу компаниягә эшне ышанып тапшырган заказчы җилкәсенә түләнмәгән барлык салымнар төшәячәк. Рискның зурлыгын күз алдыгызга китерәсезме”, -ди министр. Аның белдерүенчә, кайбер муниципалитетларда подрядчылар исемлегенә тикшерелмәгән яңа фирмаларны кертү омтылышлары булган. Казан шәһәре шуларның берсе. Казан Башкарма комитеты җитәкчелеге Премьер-министр Рөстәм Миңнехановның көчле тәнкыйть утына эләкте. “Нигә шикле структураларны исемлеккә кертәсез. Алда муниципаль сайлаулар тора, ә сезнең арттан үгетләп йөрергә кирәк. Бу башка муниципалитетларга да кагыла. Сездә үзләрен узган елларда ук уңай яктан күрсәткән намуслы подрядчылар бар. Алар заказлар белән тәэмин ителергә тиеш”,- дип кисәтте премьер.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot