news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Капиталь ремонтка 4 млрд. сумнан артык акча каралган һәм ул 4 чыгынактан финансланачак
Халыкның торак-коммуналь хезмәтләргә 26 млн. сум бурычы җыелган, муниципаллар акча җыю мәсьәләсендә җиң сызганып эшкә керешсен, дип кисәтеп куйды ТР Премьер-министры
Скопировать ссылку
(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Күп катлы йортларга капиталь ремонт ясау буенча кабул ителгән 185 нче Федераль законның Татарстанда гамәлгә ашырылуы мәсьәләләре буенча бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үткәрелгән утырышта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Раузил Хаҗиев түбәндәге мәгълүматларны җиткерде.
Әлеге федераль законны тормышка ашыру өчен быелга 4 млрд. сумнан артык акча каралган һәм ул 4 чыгынактан финансланачак: Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фондыннан 1,5 млрд. сум, республиканың муниципаль берәмлекләре бюджетыннан 1,73 млрд. сум, республика бюджетыннан 1,37 млрд. сумнан артык һәм һәр кв.метр торактан 5 сум исәбеннән торак милекчеләре акчалары хисабыннан. Р.Хаҗиев сүзләренчә, хәзерге вакытта халыкның капиталь ремонт максатларына җыелган 1,6 млрд. сум акчасы тупланган.
Р.Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика хисабыннан беренче транш әзер, ләкин тиешле документлар җыелып бетмәгән, эшне тизләтү таләп ителә, димәк, муниципаль берәмлекләр эшне җанландырырга тиеш. “Болардан тыш, халыкның торак-коммуналь хезмәтләргә 26 млн. сум бурычы җыелган, муниципаллар акча җыю мәсьәләсендә җиң сызганып эшкә керешсен”, - дип кисәтеп әйтте ТР Премьер-министры.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot