news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Капиталь ремонт ясау программасы буенча күп фатирлы йортларның 11 проценты ремонтланган

Социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау, күп фатирлы йортларны һәм гидротехник корылмаларны ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел республика һәм федераль программалар буенча 213 мәгариф объектын ремонтларга кирәк. Аларның 33е - гомуми белем бирү оешмалары. Гомумән алганда, алар буенча эшләр 23%ка башкарылган. 29 объект эшли. Калган 4 объект буенча әзерлек эшләре алып барыла, эшләрнең якынча май аенда башланырга тиеш.

Мәктәпләрдә функциональ зоналарны ремонтлау тәмамлануга якынлаша. Бүгенгә 70 объект тәмамланган, шул исәптән 4се узган ярты айда файдалануга тапшырылган. Калган ике объектта эш башланмаган әле: берсе 14 апрельдә башланган, икенчесе - 12 майда, мәктәптә капиталь ремонт тәмамланганнан соң.

Подрядчылар мәктәп ашханәләренең төп массасын ремонтлауга җәйге каникуллар башлангач керешергә планлаштыралар. Бүгенге көндә 9 объектта эшләр башланган. Программага барлыгы 74 азык-төлек блогы кертелгән. Балалар бакчаларын ремонтлауда башкарылган эшләр 18% дип бәяләнә. Подрядчылар 10 объектта эшли. Калган объектлар буенча Казанда май аенда керешәчәкләр.

Ремонтлана торган учреждениеләр саны буенча иң колачлысы – сәламәтлек саклау өлкәсе - 226 объект. Фельдшер-акушерлык пунктларын ремонтлауда эшләр 46%ка үтәлгән. Дүрт муниципалитетта 9 объект төзелеп беткән. 88е подряд оешмалары тарафыннан эшкә алынган. Ай ахырына кадәр калган 20сен ремонтлауга керешү планлаштырыла.

Быел барлыгы 117 фельдшер-акушерлык пункты ремонтлана. 56 балаларга сөт ризыгы өләшү пунктының 44е ремонтлана. Алабуга һәм Чирмешән районнарында ике объект тапшырылган. Бу эшләрнең гомуми үтәлеше 22% тәшкил итә. Май бәйрәмнәренә кадәр тагын 10 объектны яңарта башларга кирәк. Капиталь ремонт быел планлаштырылган 19 стационарның 16сы ремонтка керешкән. Бүгенгә карата үтәлеш 11% дип бәяләнә. Калган 3 объект буенча подрядчылар 20 майга кадәр эш башларга планлаштыралар.

news_right_1
news_right_2
news_bot