news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Капиталь ремонт өчен түләүне ике тарифлы формага күчерүләре ихтимал

Россиянең Төзелеш министрлыгы күпфатирлы йортларда капиталь ремонт бәясе мәсьәләсендә алымнарны яңадан карау мөмкинлеген дә юкка чыгармый.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Россиянең Төзелеш министрлыгы күпфатирлы йортларда капиталь ремонт бәясе мәсьәләсендә алымнарны яңадан карау мөмкинлеген карый.  Аны ике тарифлы формага күчерүләре ихтимал. Мондый фикерне Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Максим Егоров җиткерде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Бездә капиталь ремонт бәясе кискен тора <...> Бәлки, безгә капиталь ремонтның икътисади нигезләнгән бәясе дигән парадигманы яңадан карарга кирәктер», - диде министр урынбасары Мәскәү архитектура институты мәйданчыгында узган «Күпфатирлы йортлар капиталь ремонты» сессиясендә.

Егоров сүзләренчә, гражданнар өчен минималь бәя белән капиталь ремонтка түләүнең ике тарифлы формасына күчәргә кирәк. «Без программа һәм финанс тотрыклылыгы аермасы зур булуын күрәбез», - дип өстәде ул.

  • Торак-коммуналь хуҗалыгы фондында хәбәр итүләренчә, ил буенча уртача кертем 1 квадрат метр торак өчен уртача 8 сум 57 тиен тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot