news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Капиталь ремонт-2017: 146 мәгариф объектының 93ендә эш башланган

36 мәктәп һәм 110 балалар бакчасы 2,5 млрд сумга ремонтланачак.

(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Татарстанның 2017 елга төзекләндерелергә дип билгеләнгән барлык социаль объектында диярлек капиталь ремонт программалары буенча эш башланган. Бу хакта Хөкүмәт Йортындагы киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Мәгариф объектларына капиталь ремонт үткәрү программасына 146 объект кертелгән: 36 мәктәп, шуларның 29 – муниципаль, 7 – коррекцион (программаның бәясе – 864,46 млн сум) һәм 110 мәктәпкәчә белем бирү мәгариф учрежденияләре (программаны тормышка ашыру өчен 1 млрд 624,87 млн сум каралган). “26 гыйнварга эш 93 объектта инде башланды. Шул исәпкә 20 гомуми белем бирү мәктәбе, 5 коррекцион һәм 68 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе кертелә”, – дип хәбәр итте министр.

Җәйге сезонга 4 балалар сәламәтләндерү лагеренә капиталь ремонт ясалачак, 3се реконструкцияләнәчәк һәм тагын 4 төзеләчәк. Моның өчен 91 млн сум акча тотылачак. Ике объектта инде эш башланган.

“Ресурс үзәкләренә капиталь ремонт ясау программасында 10 һөнәри белем учреждениесе бар. Шуларның 8 ендә порядчылар эш башлады”, - диде Ирек Фәйзуллин. Бу программаны тормышка ашыру өчен 671,16 млн сум акча тотылачак.

“44 мәдәни объектның 20 сендә эшкә тотындылар. Моның өчен 338,2 млн сум акча бүлеп бирелә”, – диде министр. Моннан тыш, 100 млн сум акчага республиканың 29 яшүсмер клубын ремонтлау планлаштырыла. Төзүчеләр бригадасы шуларның 27сендә эшкә керешкән.

2017 елда капиталь ремонтланылырга тиешле объектлар арасында 42 муниципаль берәмлекнең киңәшмә бинасы ( 98,45 млн сум акча тотылачак) һәм 28 социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе (финанслау күләме – 121,3 млн сум) дә бар. Беренчесенең 10, икенчесенең 17 объектында эш башланган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100