news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Канныдагы Россия сәнгате фестивален Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле ача

Фестиваль бүген башланып, биш көн – 27 августка кадәр дәвам итәчәк.

Канныдагы Россия сәнгате фестивален Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле ача
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Франциянең Канны шәһәрендәге XXI Россия сәнгате фестивале 23 августта Фестивальләр һәм конгресслар сараендагы Дебюсси театры залында Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышы белән ачыла. Бу хакта ТАСС агентлыгына сылтама ясап, Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Әлеге данлыклы коллектив инде 80 елдан артык милли традицияләрне күз карасыдай саклый. Ул 2009 елда Канныда узган фестивальдә зур уңыш белән чыгыш ясады һәм аңа бертавыштан быелгы смотр программасын ачу хокукы бирелде», - дип белдерделәр фестивальнең матбугат хезмәтендә.

  • Фестиваль бүген башланып, биш көн – 27 августка кадәр дәвам итәчәк. Бу – Россиянең Франциядә оештырыла торган мәдәният өлкәсендәге зур масштаблы проекты. Аның кысаларында музыка, бию сәнгате, шулай ук кинематография әсәрләре тәкъдим ителә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100