news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Канныда MIPIM-2010 дәрәҗәле күргәзмәсендә Казан экспозициясе ачыла

Бу минутларда Канныда MIPIM-2010 халыкара коммерцияле күчемсез милек күргәзмәсендә Казан стендын ачу тантанасы бара

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Бу минутларда Канныда MIPIM-2010 халыкара коммерцияле күчемсез милек күргәзмәсендә Казан стендын ачу тантанасы бара.
Казан бу күргәзмәдә 2006 елдан башлап катнаша. Быел Татарстан башкаласы MIPIM күргәзмәсендә якын киләчәкнең масштаблы проектларын – 2013 елгы Бөтенроссия студентлар уеннары объектларын тәкъдим итә. Күргәзмәдә республика экспозициясенең гомуми мәйданы 72 кв.метр тәшкил итә. «Казань-2013» экспозициясе Универсиада авылының һәм Югары спорт менеджменты мәктәбенең халыкара үзәк проектларын да тәкъдим итәчәк.
2013 елгы Универсиаданың башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов “Татар-информ” агетнлыгы хәбәрчесенә биргән интервьюсында безнең делегация Канныда Универсиадага кунакханәләр торгызу өчен инвесторлар табарга ниятли дип белдергән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot