news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Канныда 2013 елгы Универсиадага багышланган конференция узды

Кичә Франциянең Канны шәһәрендә “Казанда 2013 елда үтәчәк Универсиада: Россия спорт башкаласының уникаль спорт мөмкинлекләре” дигән темага конференция узды

(Канны, 18 март, «Татар-информ», Диана Геворгян). Кичә Франциянең Канны шәһәрендә “Казанда 2013 елда үтәчәк Универсиада: Россия спорт башкаласының уникаль спорт мөмкинлекләре” дигән темага конференция узды, ул күпләгән катнашучылар һәм гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренең игътибарын җәлеп итте.
Искәртеп узабыз, 16 мартта Канны шәһәренең Фестивальләр сараенда иң эреләрдән саналган MIPIM-2010 Халыкара инвестицияләр күргәзмәсендә 2013 елгы Универсиада экспозициясенең рәсми ачылышы булды. Анда Россия Федерациясе төбәкләр үсеше министры урынбасары Сергей Круглик катнашты. Ул Казанда спорт объектлары төзү, Бөтендөнья студентлар Уеннарын үткәрү өчен инфраструктура булдыру белән шөгыльләнүче барлык структураларның эшен югары бәяләде һәм билгеләнгән планнарны гамәлгә ашыруда уңышлар теләде.
Бизнес-форумда Татарстан Республикасы делегациясе составына 2013 елгы Универсиаданың Башкарма Дирекциясе, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Казан мэриясе вәкилләре керә. Күргәзмә эшләгән дәвердә республиканың рәсми делегациясе катнашучыларны алда торган Универсиада яктылыгында Казанның инвестиция проектлары белән таныштырачак.
MIPIM-2010 күргәзмәсендә Лондон делегациясе вәкиле, «Olympic Park» маркетинг һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча башкаручы директор Кэрин Вебб Бөтендөнья студентлар Уеннарын оештыруда төп моментларны билгеләде. “Әзерлек процессында киң колачлы спорт чаралары үткәргән илләр тарафыннан җыелган тәҗрибәне өйрәнү зарур. Уңышка ирешү өчен нәтиҗәле командалар булдырырга, ачылган перспективаларны тәкъдим итәргә, Универсиада мирасын саклау һәм арттыру өчен барысын да эшләргә кирәк”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100