news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Канн кинофестиваленнән кайткан Айдар Шәрипов беренче интервьюсын «Татар-информ»га бирде

Айдар Шәрипов - Канн кинофестиваленең «Особый взгляд» конкурсында катнашан «Ласковое безразличие мира» казах фильмының куючы операторы, Казан егете.

Канн кинофестиваленнән кайткан Айдар Шәрипов беренче интервьюсын «Татар-информ»га бирде
Рамиль Гали

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Данлыклы Канн халыкара кинофестивалендә катнашкан беренче татар кинематографисты Айдар Шәрипов үзенең беренче интервьюсын «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына бирде. «Мин Канн фестиваленнән кая таба барасымны аңлап кайттым. Канн кинофестивале – кино кагыйдәләре буенча яшәүче дөнья. Биредә вакыт та кино кагыйдәләре буенча бара. Мин кино дөньясында яшәүчеләр белән аралаштым. Биредә син үзеңне кино дөньясының бер өлеше итеп тоясың», - дип Канн хис-тойгылары белән уртаклашты ул.

Айдар Шәрипов - Канн халыкара кинофестиваленең «Особый взгляд» конкурсында катнашан «Ласковое безразличие мира» казах фильмының куючы операторы, Казан егете. Ул Казан дәүләт мәдәният институтының Николай Морозов остаханәсен тәмамлаган, профессиональ кинооператор. «Ласковое безразличие мира» фильмының режиссеры – Адилхан Ержанов.

«Ласковое безразличие мира» - Айдарның дебют фильмы. «Мин дебютымның шундый фестивальгә эләгүе турында хыяллана да алмый идем», - ди оператор егет.

Айдар Шәрипов фикеренчә, Татарстан иҗат кешесен үтерә. «Чөнки монда үсеш юк. Мин Казанда яшәгәндә артык үсү мөмкинлеге юклыгын аңладым. Биредә түшәм бик түбән. Ә Канн фестиваленнән соң минем өчен чикләр калмады. Мин дөнья кинематографистлары белән аралаштым. Казанда калган кешегә үсү өчен шанслар юк, - ди ул. - Мәскәүдә тормыш кайнап тора. Мөмкинлекләр зуррак. Идея тәкъдим иткән кешегә һавада очкан кешегә караган кебек карамыйлар. Һәр идеягә таяныч та, финанслар да табарга була. Мәскәү – уңышка ирешергә теләүчеләр җыела торган урын. Андый концентрациядә яхшы әйберләр туа».

Айдар Шәрипов Казахстанга тагын ике проектка чакырулы.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100